САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бөек Ватан сугышы ветераны Габделәхәт Исмәгыйлев 95 яшен бәйрәм итә

Бүген Куҗак авылында яшәүче Исмәгыйлев Габделәхәт Гыйльфанетдин улына 95 яшь тулды.

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветеранын олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлек бүләкләре, кызына чәчәк бәйләме тапшырды. Район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева, Җәлил поселогы җирлеге башлыгы Рафыйк Кәримов, Иске Минзәләбаш җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, балалары да Габделәхәт абыйга сихәтлек, кадер-хөрмәттә яшәвен теләделәр.
Ветеран озак еллар нефтьче булып эшләгән һәм Җәлилдә яшәгән, ә бүгенге көндә ул Куҗак авылында олы кызы тәрбиясендә гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев