САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүләк ителгән Бүләкне Әлмәт мәктәбе укучылары бик яраталар

Энә дә – бүләк, дөя дә – бүләк, ди халык. Ә менә Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенә авылдашлары – Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов ат бүләк иткән.

–  Безнең күптәнге хыялыбыз бар иде. Мәктәп базасында ат спортын үстерәсебез килә. Шушы теләгебезне Җәүдәт Миргаҗәм улына җиткердек. Ә ул тәкъдимебезне хуплады һәм ат бүләк итте, - диде мәктәп директоры Рамил Садыйков. 
Теләгән теләкләре кабул булып, хыяллары чынга ашкан әлмәтлеләрнең. Укучыларны сөендергәннәре өчен, әти-әниләр, мәктәп коллективы авылдашларына бик рәхмәтлеләр. Мәктәптә бәйге игълан итеп, бүләк атка кушамат та сайлаганнар. Бүләк атка Бүләк дип исем кушканнар. 

Альбина Сабирова

Бу хакта тулырак гезетабызның 25 декабрьдә чыккан саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев