САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген - Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы тикшерү органнары хезмәткәрләре көне

Ел саен илебездә 6 апрельдә РФ эчке эшләр бүлегендә тикшерү хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

 

Тикшерү органнары хезмәткәрләре көне илдә 1963 елдан билгеләнә. Шушы елда СССР Хөкүмәте карары нигезендә алдан тикшерү хокукы Җәмәгать тәртибен саклау министрлыгына тапшырыла. Соңрак ул Эчке эшләр министрлыгы дип атала башлый. Карар көченә керү эчке эшләр органнарының тикшерү аппаратының рәсми эшчәнлегенә юл ача.
 
Россия Федерациясе эчке эшләр органнарында тикшерү аппараты булдыру җинаятьелеккә каршы көрәшүне көчәйтү ихтыяҗы белән бәйле. Практика мондый карарның дөрес булуын күрсәтте. 
 
Алар җәмәгать тәртибен күзәтү, җинаять эшләрен тикшерү һәм җинаятьчеләрне эзләү белән шөгыльләнә. 
Аларны бәйрәмнәре белән котлап, сихәт гомер, сабырлык, хезмәтләрендә зур уңышлар телибез.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев