Бүген райондашыбыз Ямаш Игәнәйгә 83 яшь тулган булыр иде

Ямаш Игәнәй (Ананий Нестер улы Малов) 1938 елның 10 январенда Татарстан АССРның Сарман районы Ләке авылында колхозчы гаиләсендә туган.

  • 1955 елда - Сарман урта мәктәбен, 1958 елда Лубян урман техникумын тәмамлагач, бераз вакыт Башкортстан урман хуҗалыгында үз белгечлеге буенча эшли. 1958—1960 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, туган районының Рантамак һәм Азалак авылы мәктәпләрендә балалар укыта, бер үк вакытта Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә читтән торып укый. Аны 1967 елда тәмамлый. 1965—1978 елларда Баулы һәм Мамадыш район газеталарында хатлар бүлеге мөдире, 1978—1980 елларда Чаллы шәһәрендә чыга торган «Кама таңнары» газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1980 елның апреленнән ул Брежнев шәһәрендәге ит комбинатында инженер хезмәтен башкара. 1964 елдан КПСС члены иде.
    Ямаш Игәнәй поэзия жанрында иҗат итә. Шигырьләре көндәлек матбугатта («Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Казан утлары», «Азат хатын», «Чаян» журналларында), күмәк җыентыкларда җитмешенче еллардан басыла башлый. 1981 елда «Сәфәр чыгам» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. Яшь татар поэзиясендә ул үзенең тормыш, яшәү турында, кичергәннәре турында фәлсәфи уйланулар рәвешендә язган кыска шигырьләре белән билгеле.
    1983 елда шагыйрьнең кече яшьтәге балалар өчен «Йолдыз булып ян» һәм 1984 елда «Хәзинәләр иле» исемле китаплары басылып чыкты. Ямаш Игәнәй—1982 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
    Ул 1997 елның 1 мартында вафат була. Туган авылы зиратында җирләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 13 апрель 2021 - 09:54
    Башкортстан кызы Лилия Шагалеева туган телендә Газиз Әбделмәновның шигырен укый!
  • 25 март 2021 - 14:07
    Фирдүс Тямаев Сарайлы авылына кабат кайтачак
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • 14 апрель 2021 - 09:35
    Максат – патриотик тәрбия
    Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә: “Патриотизм – ул үз илеңне, халкыңны өзелеп ярату һәм үз Ватаның өчен армый-талмый көрәшергә әзер тору” – дигән аңлатма бирелә.
    81
    0
    0