САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген – бөтен татар дөньясында Муса Җәлилне искә алу көне

Бүген – Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулган көн.

Исегезгә төшереп үтәбез: Муса Җәлил Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафин авылында күп балалы гаиләдә алтынчы бала булып туа. Ун яшьтә беренче шигырьләрен яза. 13 яшьтә комсомол сафларына керә. Гражданнар сугышы тәмамлангач, пионер отрядларын оештыруда катнаша. Омар Хәйям, Дәрдмәнд шигырьләрен яратып укый. ВЛКСМның Татар-башкорт бюросы Үзәк комитеты әгъзасы итеп сайлана. Мәскәү Дәүләт университетын тәмамлый. Балалар, зурлар өчен басытырыла торган газета-журналларда эшли, иҗат белән актив шөгыльләнә, китапларын бастыра. 1939-1941 елларда ТАССР Язучылар союзының җаваплы секретаре булып эшли. Сугыш башлангач, фронтка китә. 1942 елда авыр яралана, әсирлеккә эләгә. Шпандау, Моабит, Плётцензее төрмәләрендә утыра, биредә дә фашистларга каршы көрәш алып бара. 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә. Шагыйрьнең иң күренекле җыентыгы – фашист төрмәсендә язган “Моабит дәфтәрләре”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев