САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген - бүләкләр бирә торган көн

Бүләк бирү көне безгә Бөек Британиядән һәм башка шул милләтләр берлегенә кергән илләрдән килгән. Бу көнне, гадәттә, якыннарны, дусларны тәбриклиләр. Бәйрәмгә балаларны да җәлеп иткәннәр, шуның белән аларда башкаларга карата игелек кылу, булганың белән бүлешү гадәте тәрбияләгәннәр.

25 декабрьгә каршы төндә барысы да чыршы төбенә матур-матур бүләкләр куючы Санта Клаусны көткәннәр. Бүләкләрдән бушаган тартмалар теләсә кайда аунап йөрмәсеннәр өчен, аларны күчтәнәчләр белән тутырып, мохтаҗларга бирә торган булганнар. Шуңа күрә, бу көнне икенче төрле итеп, Тартмалар көне дип тә атыйлар. Әмма бүгенге көндә әлеге бәйрәм якыннарыңны сөендерү көне буларак билгеләп үтелә. 26 декабрь — бүләкләр көне. Бүләк бирү күңел халәтен үзгәртә. Аннан ниндидер җылылык, рәхәтлек хисе туа. Бүләгең башкаларны куандырса, икеләтә рәхәт була. 

Ә сез бүләк бирергә яратасызмы әллә алыргамы?

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев