САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәйрәм котлауларга бай булды

Бәйрәм тантанасына җыелган халыкны Бөек Җиңүнең 78 еллыгы белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде.

- Бөек Ватан сугышы елларында районыбыздан фронтка киткән 9 меңнән артык ир-егетнең 7 меңгә якыны яу кырында ятып калды. Районда бүгенге көндә өч сугыш ветераны, 16 сугыш ветеранының тол хатыны, 187 тыл хезмәтчәне, 1704 сугыш чоры баласы яши. Янәшәбездә булган сугыш ветераннарына, тылда Җиңүне якынайткан тыл хезмәтчәннәренә, геройларның якты истәлекләрен йөрәкләрендә кадерләп саклаган толларга, сугыш чоры балаларына батырлыклары һәм сабырлыклары өчен чиксез ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән батырлар алдында баш иябез, - диде ул.
Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов бәйрәм халкына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен җиткерде.
Соңыннан сүз сугыш ветераны Намус Ямалиевка бирелде, сугыш ветераннары Мөхәррәм Фәйзуллин, Габделәхәт Исмәгыйлов һәм Украинада махсус операциядә катнашучы якташ егетләребез дә видеоязма аша сарманлыларга бәйрәм сәламен җиткерделәр, ил-көннәргә иминлек һәм тынычлык теләделәр. Тагын бер сугыш ветераны – Илексазда яшәүче Шәрипҗан Әхмәтҗанов Бөек Җиңүне туган авылында билгеләп үтә.
Ветераннарга чәчәкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев