"Айтуган"да волейбол ярышлары бара
Хәбәрләр

"Айтуган"да волейбол ярышлары бара

.

Билгеле булганча, кичә районның оешма-предприятиеләре командалары арасында ярышлар башланды. Уеннар дүрт төркемдә үткәрелә. Бүген өченче төркемгә керүчеләр - муниципаль хезмәткәрләр, үзәк хастаханә һәм хокук саклау органнарының җыелма командалары үзара көч сынашалар. Хәзерге вакытта уеннарның бер этабы тәмамланды. 2:0 исәбе белән муниципалитетлар белән үзәк шифаханә командалары арасында уен төгәлләнде. Киләсе уенда сәламәтлек сагында торучылар исә хокук сакчылары белән очрашалар.
Командалар өчен җанатарга "Айтуган"га рәхим итегез, дуслар!


Нет комментариев