САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Автобабай”лар яшәрә

Өлкәннәр көне уңаеннан районда ел саен машина йөртүчеләр бәйгесе үткәрелә.

Быел да анда 5 өлкән ир-ат һәм ике хатын-кыз катнаштылар. “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район филиалы начальнигы Алсу Ситдыйкова, Россия Пенсионерлар берлегенең район бүлекчәсе җитәкчесе Нурсинә Хәйруллина сәламләгәч, бәйгедә катнашучылар компьютер аша һәм билетлар ярдәмендә теоретик биремнәрне чиштеләр, аннан полигонга барып, юлда автотранспорт белән йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә районның “Автобабае” дип Җәлилдән Рамил Талибуллин танылды. Ул район данын зона ярышларында да яклаячак. Икенче урынны – “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Рәис Кәлимуллин, өченче урынны “Сарман” кинотеатры директоры Ринат Шәрәфетдинов алды. Хатын-кызлар арасында Сарманда яшәүче Дания Нуриәхмәтова беренче булды. Җәлил поселогының танылган мәдәният эшлеклесе Нәвия Гатиятуллина икенчелекне алды. Башка катнашучыларга да истәлек бүләкләре тапшырылды. Конкурсантларны бүләкләү тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, ЮХИДИ бүлеге инспекторы Рамис Сафин, район ветераннар советы рәисе Асыляр Харисов та катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев