САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анар җимешенең сез белмәгән сыйфатлары

Әлеге гаҗәеп җимеш – Җирдәге иң файдалы нигъмәтләрнең берсе.

Гранатның күпләргә билгеле үзлеге — гемоглобинны күтәрә. Азканлылыктан көнгә өч тапкыр, ашарга 30 минут кала, 0,5 әр стакан яртылаш су кушылган гранат согы эчәргә кирәк.

?Кан басымын төшерә. Гранат кан басымын акрынлап төшерә. Гранатның элпәләрен чәйгә кушып эчәргә була. Ул нерв системасын ныгыта, тынычландыра, йокыны яхшырта.

?Гормоннарның активлыгын арттыра. Гранат төшләрендә организмда гормоннар балансын җайга салучы майлар бар. Гранатның төшләрен төкермәгез, аларны ашарга кирәк. Ул күрем вакытындагы авыртуларны баса, климакс билгеләрен җиңеләйтә.

?Авыз эчен һәм тамакны йогышсызландыра. Гранат кабыгы төнәтмәсе — бик яхшы йогышсызландыру чарасы. Аны ангина, фарингит, гиндивит, стоматиттан файдаланалар. Дуплаучы матдәләр авыртуны баса, органик кислоталар инфекцияне үтерә.

?Шикәрне киметә. Гранат шикәр чиреннән тилмерүчеләргә дә файдалы. Көнгә 4 тапкыр 60 ар тамчы гранат согы эчәргә кирәк. Өченче көнне үк шикәрнең кимүе сизелә.

?Нурланышны чыгара. Гранат согы радиоактив матдәләр белән эшләүче яки нурланыш югары булган зонада хезмәт куючыларга файдалы.

?Эч китүдән ярдәм итә. Гранатның кабыгы һәм төшләре эч китү, колит һәм энтероколиттан кулланыла. Аның кабыгын киптереп төяргә һәм ашаганнан соң бер чеметем кабарга. Балаларга яртылаш су кушылган согын бирергә кирәк.

Авт. "Тәмлетамак" газетасы

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев