САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Альзананы “Шаян ТВ”да күрсәтәләр

Сарман кызы Альзана Шәфигуллинаның XV Дөньякүләм #әдәби марафон татарча китап укучылар онлайн марафонында катнашуы хакында бер язган идек инде.

Финалга чыкканнарны Арчага “Әдәби көрәш” Әдәби сабантуена чакырганнар. Алар арасында безнең нәни китап сөючебез дә була. Шигъри әсәрләрне оста башкару сәләтенә ия булган Сарман урта мәктәбенең 1 А сыйныфы укучысы Альзана Алмаз кызы җиңеп чыга һәм Гран-прига лаек була. 7 сентябрьдә ул Казанда “Шаян ТВ” каналында кунакта булып кайтты.
Бүген, ягъни 16 сентябрь көнне, 18.20, 02.20 сәгатьләрдә Альзананы телевидение каналыннан күрсәтәчәкләр. Аның катнашуында “Шаян балалар” тапшыруы чыгачак. “Шаян ТВ” каналын кабызырга онытмагыз, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев