Алкоголь продукциясе узган елгыдан алты процентка азрак сатылган
Хәбәрләр

Алкоголь продукциясе узган елгыдан алты процентка азрак сатылган

Узган тугыз айда районның сәүдә нокталарыннан барлыгы 29,5 мең декалитр алкоголь продукциясе (узган елгының шушы чорындагыдан 6 процентка азрак) сатылган.

Аның 7,3 мең декалитры – “Татпотребсоюз”, 0,9 мең декалитры “Татспиртпром”, 21,3 мең декалитры калган кибетләрдән сатылган. Район буенча алганда, тугыз айда җан башына 8,6 литр алкоголь продкуциясе (сырадан башка) туры килә. Күрше районнарны алсак, Мөслимдә ул - 9,28; Минзәләдә - 11; Зәйдә - 9,57литр. Ә сыра җан башына 8,1 литр туры килэ.
Алкоголь сату өлкәсендә закон бозу очраклары булгалап тора. Аларга карата администартив чара күрелгән – штрафлар салынган.
Бу өлкәдәге закон бозулар турында сарманлылар Интернет аша “Халык контроле” системасына да хәбәр җибәргәннәр. Тугыз айда “халык контроле”нә 5 мөрәҗәгать булган, аларның барысы да расланган. Язылган фактлар расланса, хәбәр бирүчене акчалата бүләкләүләре хакында хәбәр иткән идек инде.
Кадрия Вагыйзова, Түбән Кама территориаль органының контроль-инспекция бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты.

ФОТО


Нет комментариев