САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәлилдә Әнәс Ибәтуллинның китабы тәкъдир ителде

Кичә – 7 февраль көнне Җәлил поселогы китапханәсендә Яхшы Каран авылында яшәгән якташыбыз, каләмдәшебез Әнәс Ибәтуллинның “Урманнарга керәм” исемле җыентыгын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде.

Китап узган ел дөнья күргән иде.
Кичәдә Әнәс абыйның әлеге җыентыгын дөньяга чыгару өчен зур көч куйган сеңлесе Вәзирә ханым, якыннары һәм башкалар, автор сүзләренә көйләр язган Ильмира Шәйдуллина, аның җитәкчелегендәге балалар ансамбле, район китапханәләре хезмәткәрләре, каләмдәшләре, поселокта эшләп килүче “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, дуслары һәм аның иҗатын үз итүчеләр катнашты. Очрашуда Әнәс Ибәтуллин хакындагы истәлекләр яңартылды, аның һәм аңа багышланган шигырьләр, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев