САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәлил картлар hәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр белән очрашу булды

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, бүген Җәлил картлар hәм инвалидлар интернат-йортында чара узды.

Анда район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты hәм интернатта тәрбияләнүчеләргә ныклык, сәламәтлек, хөрмәтле гомер теләде. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район  ветераннар Советы hәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Асыляр Харисов, Җәлил поселогы җирлеге башлыгы Рафыйк Кәримов, поселок ветераннары Советы рәисе Әнисә Минhаҗева да изге теләкләрен җиткерделәр. Интернат директоры Азалия Нәфис кызы район, поселок җитәкчелегенә, интернатка hәрдаим ярдәм иткән игелекле кешеләргә рәхмәт сүзләре ирештерде. Очрашу Җәлил мәдәният сарае тарафыннан әзерләнгән күңелле концерт программасы белән үрелеп барды. Чарага интернатта яшәүчеләре булган җирлек башлыклары да килгәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев