9нчы сыйныфлар өчен Төп дәүләт имтиханы расписаниесе проекты тәкъдим ителде

Киләсе елда имтиханны 20 апрельдән 1 июльгә кадәр үткәрергә ниятлиләр.

2021 елда мәктәп укучылары өчен Төп дәүләт имтиханын (ТДИ) 20 апрельдән 1 июльгә кадәр үткәрү күздә тотыла, диелә норматив хокукый акт проектлары федераль порталында дөнья күргән расписание проектында. Тиешле документны РФ Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль агентлыгы (Рособрнадзор) әзерләгән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

2021 елда ТДИ өч этапта (20 апрельдән 14 майга кадәр – вакытыннан алдагы чор, 21 майдан 1 июльгә кадәр – төп чор, 3-22 сентябрьдә – өстәмә чор) узар дип көтелә.

Вакытыннан алдагы чорны – математика, төп чорны чит телләр буенча имтиханнан башлау күздә тотыла.

Быел коронавирус пандемиясе аркасында IX сыйныфны тәмамлаучыларның имтиханнары булмады, аларга йомгаклау билгеләрен төп билгеләр нигезендә куйдылар.

Элегрәк шулай ук 2021 елда Бердәм дәүләт имтиханы расписаниесе проекты дөнья күргән иде. XI сыйныф укучылары имтиханны 22 марттан 1 июльгә кадәр тапшырыр дип көтелә.

ЧЫГАНАК:http://tatar-inform.tatar/news/science/11-10-2020/9nchy-syynyflar-chen-t-p-d-l-t-imtihany-raspisaniese-proekty-t-k-dim-itelde-5777929

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:28
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар