2021 елда глобаль үзгәрешләр көтелә
Хәбәрләр

2021 елда глобаль үзгәрешләр көтелә

.

Астролог Павел Глоба фаразлавынча, алдагы ел глобаль үзгәрешләр, хәтта тетрәнүләр вәгъдә итә.

Белгеч вакыйгаларның Кояш системасындагы иң зур планеталар – Юпитер һәм Сатурн белән бәйле булачагын билгели.

 

Астролог алдагы елның кискен борылыш елы булачагын ассызыклый. Дөньяви сәяси күләмдә бер проект башлап җибәрәчәкләр. Хәтта кешелек цивилизациясе тарихы үзгәрергә мөмкин.

 

Ә менә Көнчыгыш календаре буенча алдагы ел – Үгез елы. Көтелмәгән үзгәрешләр елында һәркайсыбыздан күп энергия таләп ителәчәк, ихтыяр көче кирәк булачак. Кыскасы, күңелсез булмаячак!

 

Көчле, бирешми торган, гел алга омтылучы кешеләр уңышка ирешәчәк.

 

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Автор: Ләйсән Якупова

ЧЫГАНАК


Нет комментариев