САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Җәйге каникул вакытында профилактик чаралар һәм белем бирү учреждениеләрендә балалар травматизмын кисәтү

Белем бирү учреждениеләрендә ел дәвамында балаларның юл травматизмын кисәтү буенча системалы рәвештә эш алып барыла.

Яктылыкны кире кайтаручы элементлар башлангыч сыйныф укучыларында – 100%, урта һәм өлкән сыйныфларда – 88% тәэмин ителеш. Шулай ук сыйныф сәгатьләрендә һәм ата-аналар җыелышларында ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге темага чыгышлар ясыйлар.
Укучылар белән уку елы дәвамында юл йөрү кагыйдәләре буенча чаралар уздырыла: “Йөрүче автобус”, “Куркынычсызлык әлифбасы”, “Юл билгеләре иленә сәяхәт” һәм башкалар.
Иң күренеп тора торган урында, шулай ук куркынычсызлык почмакларында юл хәрәкәте билгеләре булган стендлар эшләнелде. Белем бирү оешмаларының юл куркынычсызлыгы паспорты һәм «Йорт-Мәктәп-Йорт» балалар хәрәкәте имин маршрутлары схемалары яңартылып тора. Җәйге каникул вакытында лагерьга йөрүче укучылар белән берлектә әлеге маршрутлар искә төшерелде, юл йөрү кагыйдәләре дә кабатлап кителде.
Балалар травматизмын профилактикалау буенча җәйге каникул вакытына түбәндәге эшләр башкарыла:
1. Каникулга киткәнче укучыларга юл иминлеге буенча аңлату дәресләре уздырылды, бигрәк тә яктылык кайтаручы элементларны дөрес куллану кирәклеге турында аңлатылды.
2. “Фликерлар кирәк” исеме астында “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Ситдикова Алсу Разиновна белән очрашулар.
4. Лагерьга йөрүчеләр белән берлектә юл йөрү билгеләре белән танышу – урамга экскурсия.
5. «Юлларда иминлек – безнең уртак эшебез» темасына рәсем конкурсы.
6. ЮИД отрядлары эшчәнлеге аерым игътибарга лаек. 19 мәктәптә һәм 4 филиалда алар үз көчләренә эшлиләр. 23 отрядта бу уку елында 127 укучы бар. Алар мәктәп яны лагерьларында да кечкенә сыйныф укучыларына юл йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар, балалар бакчаларында булдылар, төрле бәйгеләрдә катнаштылар.
7. Су буйларында, сулыкларда үз-үзеңне дөрес тоту буенча МЧС вәкилләре белән очрашулар узды.

Мәгълумат:@gulyandam2010

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X