Җәлилдә сәнгать яратучыларга Әбүзәрнең 50 картинасы куелды
Аларда туган ягыбызның гузәл табигате чагылдырылган. Рәссам республиканың төрле районнарында уздырылган пленэрларда күргән матурлыкларны натурадан яза. Бу елда ул Баулы, Ютазы, Буада , Алабугада hәм Чебоксарда булып кайтты. Сентябрьдә Чистай hәм Башкортостанга барырга планлаштырып торалар. Картиналар тагы да матуррак төсләр өстәр. Җәлилчеләр күргәзмәне 16 сентябрьгә кадәр сәнгать мәктәбендә күрә алачак.
Нет комментариев