САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Каршы як полосага чыгу куркыныч

Юллардагы фаҗигале аварияләрнең төп сәбәпләренең берсе - юл кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыгу. Алда барган транспорт чарасын узу максаты белән каршы як хәрәкәт полосасына чыгу иң куркыныч маневрларның берсе булып тора.

Бу маневр белән машина йөртүчеләр куркыныч астына үз сәламәтлеген генә түгел, ә матур гына юл уңаена хәрәкәт иткән кешеләрне дә куя. Маңгайга - маңгай килеп бәрелешү бик аяныч тәмамланырга мөмкин.

Республикада 5 июнь көнне булган һәлакәтләр моның ачык мисалы:

18.10 сәг. Мәскәү-Уфа юлының 1002 км да (Алабуга районы) Киа машинасын йөртүче, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш траснпорт чарасы белән идарә итә һәм «Узу тыела» дигән юл билгесе зонасында каршы як хәрәкәт полосасына чыга. Нәтиҗәдә ул Скания, ВАЗ һәм Лада машиналары белән бәрелешә. ВАЗны йөртүче 1977 елгы гражданин һәлакәт нәтиҗәсендә үлә, 1976 елгы пассажир тән җәрәхәтләре ала.

Төнге 0.20 сәг. Мәскәү-Уфа юлының 762 км да (Югары Ослан районы) 1988 елгы ВАЗ автомобилен йөртүче гражданин каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм каршына килүче Вольво машинасы белән бәрелешә. ВАЗны йөртүче һәлакәт нәтиҗәсендә үлә, 1989 елгы ВАЗның пассажиры тән җәрәхәтләре алды.

Каршы як полосага чыккан өчен нинди штраф каралган?

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыккан өчен 5 мен сум күләмендә штраф салырга мөмкиннәр яисә, 4 айдан 6 айга кадәр автотранспорт йөртү хокукыннан мәһрүм ителәсен. Мондый кагыйдә бозу белән кабат эләккән кешеләргә бу срок бер елга кадәр озынайтыла.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләренә таянып эш итәргә чакыра. Ашыгып, узышып йөрмик. Юлда бер секунд, кеше гомеренең язмышын һәл итәргә мөмкин булуын онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев