САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Әссәләмүгаләйкум вә рахмәтуЛлаһи вә бәракәтүһ

Бүген жомга - атна көннәре арасында иң хәерлесе.

Аллаһ Тәгалә Үзенең Китабы Куръәни Кәримдә "Жомга" сурәсе 9 нчы аятьтә : "Ий, мөэминнәр, әгәр жомга көн жомга намазына азан әйтелсә, эшләрегезне вә сәүдәләрегезне куеп, намаз укырга, вәгазь тыңларга ашыгып барыгыз! Бу эш сезнең өчен хәерле, әгәр бу эшнең файдасын белсәгез! " - ди.
"Жомга" сүрәсе, 10 нчы аятьтә: "Әгәр жомга укылган жайда, вәгазь сөйләнеп, намаз укылып, тәмам булса, эшләрегезгә, сәүдәләрегезгә таралыгыз жир өстенә вә Аллаһның юмартлыгыннан дөнья вә ахирәт кирәк нәрсәләрегезне кәсеп итегез һәм Аллаһны даими зикер итегез. Шаять, Аллаһ газабыннан котылып, мәңгелек бәхеткә иршерсез! " - ди.
Аллаһ Тәгалә һәр кайсыбызга хәерле кәсеп, хәләл ризыклар насыйп итсен.
Бу Куръән аятьләрен, сабак итеп Лилия Тимербаева җибәрде. Ул Әлмәт авылы мәчетендә дин дәресләрен үткәрә. Дәресләрен бик җинтекләп, аңлаешлы итеп бирә. Аңа төрле яшьтәге хатын-кызлар йөри, 15 яшьтән алып, 61 яшькә тикле. Алар Куръәнне тырышып өйрәнәләр. Дәресләр атнага ике тапкыр була: дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев