САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Райондашыбыздан - җомга күчтәнәче

“Әни” диеп язып куйдым Яңа яуган ак карга...

Сабыйларның әниләр хакында нинди якты, матур уйланулары чагыла бу сүзләрдә. Дөньяда әниләрдән дә кадерле тагын кем бар икән?
Без аларны исән чакта тиешенчә хөрмәтли, зурлый алабызмы соң? Бик мөһим һәм урынлы сорау. Җәннәт - әниләрнең аяк астында, дип, юкка гына әйтелмәгән. Димәк, ата-анаңны тиешенчә хөрмәтләгәндә генә, җәннәт өмет итәргә мөмкин.
1 октябрь – Өлкәннәр көне җомга көнгә туры килде. Бу уңайдан “Бәрәкәт” мәчетендә имам Габдрахман хәзрәт бик эчтәлекле, һәр күзәнәгеңә үтеп керерлек вәгазь сөйләде. Югары дини белемле хәзрәт – безнең Сарман өчен Аллаһ бүләгедер.
Хөрмәтле кардәшләрем! Җомга көнне генә булса да, мәчетләргә йөрик. Дөньяви гыйлем белән бергә дини гыйлем алу да зарур. Адәм баласы бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алырга тиеш. Дин галиме, олуг мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдин: “Гыйлем – сукырлык караңгылыгыннан, ахирәт газабыннан саклаучы нур”, - дигән.
Әнидән дә кадерлерәк
Тагын кем бар дөньяда?
Моңа ихлас инандым мин,
Вәгазь тыңлап җомгада.
Безгә сөйләде вәгазьне
Бик тә гыйлемле бер зат.
Мәчетләрдә йөрүемә
Хәзер күңелем бик шат.
Безгә Аллаһ бүләгедер –
Имам Габдрахман хәзрәт.
Аның мокамын ишетү
Җаныбызга бик рәхәт.
Аллаһ сиңа күәт бирсен
Игелекле бу юлда.
Синең үгет-нәсихәттән
Изге Корьән дә - кулда.

Әшрафулла Зарипов. Сарман

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев