САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

8 Мартка бүләк бирү гөнаһмы?

"Мәктәптә 8 мартка кызларга бүләк бирү өчен акча җыйган идек, әмма мөселман гаиләләре кушылмады. 8 мартта бүләк бирү гөнаһ түгелдер бит?" - дип сорый Казаннан Алмаз.

Әлеге сорау белән “Гаилә” мәчете имам–хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.

  – Бәйрәм якынлашканда, бу сорау ел саен күтәрелә. Ирләр хатын-кызларга бүләк бирмәс өчен, рәсүлебез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи үә сәлләм аны бәйрәм итмәгән дип, үзләрен акларга тырышалар. Бу – саранлыкны күрсәтә торган гамәл. Рәсүлебез, бер-берегезгә бүләк бирегез, мәхәббәтегезне арттырыгыз, ди. Ул бит 8 мартка бирегез яки бирмәгез дип әйтми. Аны көн саен бирсәң дә ярый. Әйтик, сыйныфта 10 кыз бар, шуның берсе яулык бәйләгән ди. Башкаларны бүләк белән сөендереп, яулыклысын читтә калдыру аны мыскыллау булачак. Бүләк бирү шикаятькә китерми. Хатын-кызның дәрәҗәсен күтәрә торган көн икән, башкалар үз кызларын, хатыннарын хөрмәтләгәндә, аларны түбәнсетмик.

Реклама

 Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X