Соңгы елларда юлларда төлке, кыр кәҗәсе, кабан, поши кебек кыргый хайваннар еш очрый башладылар. Хәтта, аю йөргән, дигән хәбәр дә таралды. Беренчеләре торак йортлар тирәсендә, хуҗалыкларда да курыкмыйча йөриләр. Алары аеруча куркыныч, чөнки котырган булулары ихтимал.
Этләре, песиләре булганнарга үтә дә сак булу киңәш ителә. Олы малга да котырган хайван зыян салырга мөмкин. Андый хайван тешләгән терлекнең сөтен эчәргә дә, итен ашарга да ярамый. Йорт этләре һәм мәчеләре авыруны йоктырырга һәм таратырга мөмкиннәр. Вирус авыру хайванның төкерегендә, клиник билгеләр күренгәнче, 10 көн алдан булырга мөмкин. Бу вакытта хайван тышкы яктан сәламәт булып тоела, ләкин инде куркыныч тудыра.
Котыру – үлемгә китерә торган йогышлы авыру. Ул симптомнар күренгәнче үк йога, ә билгеләре барлыкка килгәч, дәвалау мөмкин түгел Аның вирусы үзәк нерв системасын зарарлый, - диде район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Мостафин.
Узган атнада Сарманда котырган эт тешләү очрагы теркәлде. Бу уңайдан район Советында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Ул ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләренә, котыру авыруының таралуына юл куймау максатларында, профилактик чаралар үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады.
Район үзәгенең Тукай урамындагы бер хуҗалыкта яшәүче эт күршесен тешләгән. Тикшерүләр күрсәткәнчә, эт котыру авыруы йоктырган. Гомерне саклап калуның бердәнбер юлы – ул вакцинация. Үз хайваннарыгызны прививкалатыгыз, кыргый хайваннардан ерак торыгыз һәм тешләү очрагында кичекмәстән табибка барыгыз. Котыру чире белән көрәш — ул бергәләп башкарыла торган эш, - диде Илсур Вәлиәхмәт улы.
Хайван тешләгән очракта, тиз рәвештә хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бәхетсезлек очрагы теркәлми торып, ветеринария хезмәтенә дә хәбәр итмиләр. Ә чынлыкта исә, зыян күргән кешегә 90 көнгә кадәр тиешле ярдәм күрсәтелергә, укол кадалырга тиеш. Ә тешләгән хайван күзәтү астына алына. Аерым очракларда ул юк ителергә дә мөмкин. Котыру авыруы хайваннан аның селәгәе аша да йога ала икән.
Халыкның битараф булмавын сорар идем. Бигрәк тә төлкеләргә карата сак булырга кирәк. Авыру төлке үлә, дигән гарантия дә юк, чөнки ул авыруны йөртүче генә дә булырга мөмкин. Вакцинация барлык этләргә, малларга ясала. Бу яктан шәһәр халкы бик пунктуаль. Алар эте-песиенә вакытында прививкасын кадата, - диде районның баш ветеринары.
Авыруны профилактикалауның бердәнбер нәтиҗәле чарасы – ул котыруга каршы вакцина ясату. Кыргый һәм йортсыз хайваннар белән элемтәгә кермәү, аларны сыйпамау, ашатмау хәерле. Таныш булмаган хайваннар янында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен балаларга да ныклап аңлатырга кирәк.
Альбина Сабирова
Нет комментариев