Татарстанда 400дән артык предприятие җитештерүчәнлекне арттырды
Татарстанда «Нәтиҗәле һәм конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль юнәлеше уңышлы гамәлгә ашырыла. Бүгенгә бу инициативага республиканың 405 оешмасы кушылган инде. Алар җитештерү күләмен уртача 35 процентка арттырган, ә уртак икътисади эффект 20 миллион сум тәшкил иткән.