Сарманда ветераннар «Өлкән Сөмбелә» бәйгесендә ярышты
Мәдәният

Сарманда ветераннар «Өлкән Сөмбелә» бәйгесендә ярышты

Кичә Сарман балалар сәнгать мәктәбендә ветераннар һәм пенсионерлар арасында традицион «Өлкән Сөмбелә» район конкурсы узды.

Күңелле һәм рухландыргыч чараны район ветераннар советы вәкиле Асыляр Харисов ачып җибәрде. Ул өлкән буын вәкилләрен көзге бәйрәм белән котлап, ныклы сәламәтлек һәм иҗади уңышлар теләде.

Бәйгедә барлыгы 28 конкурсант катнашып, биш төрле юнәлештә үз осталыкларын күрсәтте. Бу чара яшь ул — бары тик сан гына икәнен, ә гомернең көзе дә якты, матур һәм талантлы булуын тагын бер кат исбатлау булды. Конкурсантларның әзерлеге һәм чыгышлары барысын да сокландырды.

Бәйге барышында барлык катнашучылар да югары дәрәҗәдәге осталык күрсәтте. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гараева бәйрәм белән котлап, һәрбер катнашучыга чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Нәтиҗәләр буенча, призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 3 нче урын — Мортамак авылыннан Гәрәева Галия, 2 нче урын — Колмәт авылыннан Газизова Гөлнур, ә 1 нче урын Минзәләбаш авылыннан Гөлемова Диләрәгә бирелде.

Фотолар район Башкарма комитетының мәдәният бүлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды


Нет комментариев