САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Әниемнең яшь чагы» бәйгесе дәвам итә

Чираттагы конкурсантыбыз - Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында яшәүче райондашыбыз Гөлназ.

 - Минем әнием Ганиуллина Гөлүсә Нурулла кызы, Рангазар авылында туып-үсеп, хәзергесе көндә дә шул авылда гомер кичерә. Аңа авыр тормыш юлы үтәргә туры килә. 34 яшендә 4 бала Һәм сукыр каенана белән тол кала. Ачысын-төчесен күп татыган ялгыз хатынга 4 баланы үстерү җиңелләрдән булмый. Шуңа да карамастан, әниебез безне сабыр, көчле рухлы булырга һәм тормышны яратырга өйрәтте. Бүгенгесе көндә ул 4 баласы (берсе мәрхүм), 10 оныгы һәм 4 оныкчыгының куанычларына шөкерана кылып, биш вакыт намазын укып, һәрберебезгә изге теләктә тора, - дип яза Гөлназ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

69

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэнлек белэн тагын куп еллар сезне соендереп яшэсен дигэн телэктэ калабыз))

    • аватар Без имени

      0

      0

      10 оныгыңның, 5 оныкчыгыңның сәламәтлеген, шатлык-куанычларын, бәхетен-тәүфыйгын күреп яшәргә насыйп булсын.