САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда урак алдынгыларын бүләкләделәр

Урып-җыю кампаниясен кыска срокларда, сыйфатлы итеп үткәрү, уракта катнашучы механизаторларның эшенә стимул бирү максатыннан, быел да алар арасында ярыш игълан ителде.


 Аңа һәр җиде көн саен нәтиҗә ясалып, иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар бүләкләнәчәк. Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, беренче бүләкләрне тапшырдылар. «Сарман» агрофирмасыннан Илмир Хафизов, Ринат Сәгъдәтов үз группаларында беренче урыннарны алдылар. Дамир Гайнуллин («Сарман»), Максим Григорьев («Җәлил») – икенче, Рафис Нурмөхәммәтов («Сарман»), Рәис Фазлыев («Җәлил») өченче урыннар өчен бүләкләнделәр. Игеннәрне теземнәргә салуда эшләүчеләр арасында беренчелек – «Нөркәй» агрофирмасы механизаторы Сәлмән Шакировта. Икенче урында – «Сарман» нан Марсель Сәлахиев, өченчедә – «Җәлил»дән Рафаэль Фәррәхетдинов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев