САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда терлекчелектә алты айда ничек эшләгәннәр? Җитәкчеләр, белгечләр шул турыда сөйләштеләр

 Терлекчелек – көндәлек табыш китерә торган тармак, дибез.

 

Агрофирмалар быелның беренче яртысында ничек эшләгәннәр? Терлекчелек табышлы булсын өчен, нинди мәсьәләләргә игътибарны арттырырга кирәк? Район һәм «Агрокөч» җәмгыяте, агрофирмалар җитәкчеләре һәм белгечләре «Сарман» агрофирмасында узган киңәшмәдә шулар хакында сөйләштеләр. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Агрокөч» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Владимир Егоров катнаштылар.

 Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов чыгышыннан күренгәнчә, алты айда 119028 центнер – сөт, 10049 центнер ит җитештерелгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу саннар 100 һәм 105 процент тәшкил итә. Бер сыерга савылган уртача сөт – 2312 килограмм(101%). Терлекләрдән уртача 744 грамм тәүлеклек үсеш алынган, узган елның шул чорында ул 727 грамм булган. Алты айда 3498 баш бозау туган. «Агрокөч» җәмгыятенең терлекчелек бүлеге начальнигы Самат Мәүлитов, авыл хуҗалыгы формированиеләренең икътисад идарәсе начальнигы Марат Хаҗиев сөт савып алуны план күрсәткечләреннән киметмәү, аның сыйфатын күтәрү, ветеринария чараларының үтәлеше, продукциянең үзкыйммәте, кабат җитештерү мәсьәләләренә тукталдылар, агрофирмаларның һәр бүлекчәсе күрсәткечләрен анализладылар. Фәрит Мөнәвирович, сөйләшү барышында әйтелгән киңәш-тәкъдимнәрне искә алып, эшне тагын да нәтиҗәлерәк булырлык итеп оештыру кирәклеген ассызыклады  һәм планда салынган күрсәткечләрнең үтәләчәгенә ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев