САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Саҗидә апаның чәкчәге Мәскәүдә алты балл белән бәяләнгән

Мортамак авылында яшәүче Саҗидә апа Галиева – тирә-якта танылган чәкчәк пешерүче дә.

- Моннан берничә ел элек район делегациясе күренекле рус эстрадасы җырчысы Наташа Королеваның аш-су тапшыруына минем чәкчәкне алып барган иде. Анда аны алты балл белән бәяләгәннәр, - ди Саҗидә апа.
Төркемдәшләребез өчен аның чәкчәк рецептын сорап алдык. Шулай итеп, Саҗидә ападан сезгә – тәмле чәкчәк рецепты:
- Моның өчен 10 йомырка алырга кирәк. Туңдыргычта никадәр күбрәк өшетсәң, шулкадәр яхшырак була, диләр иде оста пешекчеләр. Мин икенче көнне пешерәсе чәкчәк өчен йомыркаларны туңдыргычтан кичтән алып куям. Аңа 1 агач кашык үсемлек мае кушам, йомшак итеп камыр басам, кисәм. Камыр каты булырга тиеш түгел. Камыр өчен “Макфа” оны алам. Чәкчәк пешерәсе казанга башта 200 гр чамасы туңмай салам, ул эрегәч, 1 литр үсемлек мае кушам һәм кайнатып чыгарам. Майны сүрелдерер өчен, бераз су өстим һәм чәкчәкне пешерергә тотынам. Май бик кайнар булса, төш ярылып, “шартлап”, вакланып бетә. Су белән сүрелдергәч, алай булмый. Төш майга салуга күпереп, күтәрелеп китсә әйбәт була. Чәкчәк өчен сиропны түбәндәгечә ясыйм. Бераз шикәр комы, ул эреп бетәрлек су алам, кайнатып чыгарам һәм бал кушам. Бал кушкач, озак кайнатасы түгел, 2-3 минут җитә. Алайса сироп әтәчкә әйләнә. Сироп белән ике төшне бер-берсенә ябыштырып карыйм, ябышса, сироп әзер, дигән сүз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев