Розалия  Бикмаевадан  “Өзәңге” пешерү рецепты
АШ-СУ

Розалия Бикмаевадан “Өзәңге” пешерү рецепты

.

1 литр җылымса сөткә 3 йомырка, 1 аш калагы чүпрә, бераз тоз, шикәр комы, 1 аш калагы үсемлек мае салып, изеп, кабартырга куясы. Кабаргач, түгәрәкләр ясап, аларны ян-якка тарткалыйсы, уртасын юкарак итәсе һәм, табадагы кайнап торган майга салып, өсләренә май коя-коя, ике ягын да кыздырып пешерәсе.

Ашларыгыз тәмле булсын! 


Нет комментариев