САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Мәгариф ветераны Әзһәрия Исламовадан бәйрәм табынына – салат

.

 Сарман авылында яшәүче Исламова Әзһәрия Салихҗан кызы 38 ел гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. 10 ел район мәгариф бүлегендә эшли, методик кабинетны җитәкли. Мәктәп директорлары, завучлар, фән укытучылары белән уртак тел табып, аларга методик ярдәм күрсәтеп, эшен яратып башкара. Сарман урта мәктәбендә 18 ел хезмәт куя. Шул дәвердә укучыларга биология, ботаника, анатомия, зоология фәннәреннән укыта, мәктәпнең тәҗрибә участогында белемнәрен ныгыта. 
Әзһәрия Салихҗанованың тырыш хезмәте мәгариф бүлеге, Мәгариф министрлыгы тарафыннан югары бәяләнеп, ул күпсанлы Мактау грамоталарына, “Укытучы-методист” исеменә, хезмәт ветераны медаленә лаек була. Тәҗрибәле биолог - “Сарман” газетасының “Кырмыска”, “Киңәш-табыш” сәхифәләренең актив хәбәрчесе дә. 
Бүген хөрмәтле укытучыбыздан тәмле салат рецепты тәкъдим итәбез. 
Кышка чөгендер салаты 
Кирәкле ингредиентлар: 
4 кг чөгендер, 
1,5 кг помидор, 
0,5 кг суган, 
0,5 кг болгар борычын яхшылап юып, иттарткыч аша чыгарабыз. Әзер массага 
0,5 литр сыек май, 
200 грамм шикәр комы, 
2 аш калагы тоз салып, 45 минут кайнатабыз. Әзер булыр алдыннан 100 грамм аш серкәсе кушабыз. Аннан стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән каплап куябыз.

Альбина Сабирова язмасы hәм фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев