Районда коррупциягә каршы көрәш бара
Районда Башкарма комитет җитәкчесе карары белән 499 санлы "2015-2020 елларга Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында коррупциягә каршы политиканы тормышка ашыру" (28.11.2014) программасы расланган иде. Районда коррупция белән көрәш чаралары әлеге программа нигезендә тормышка ашырыла. Район башлыгының коррупциягә каршы буенча ярдәмчесе Гөлнара Әлмөхәммәтованың чыгышы - шул хакта. - Программаны тормышка ашыру...
Районда Башкарма комитет җитәкчесе карары белән 499 санлы "2015-2020 елларга Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында коррупциягә каршы политиканы тормышка ашыру" (28.11.2014) программасы расланган иде. Районда коррупция белән көрәш чаралары әлеге программа нигезендә тормышка ашырыла. Район башлыгының коррупциягә каршы буенча ярдәмчесе Гөлнара Әлмөхәммәтованың чыгышы - шул хакта.
- Программаны тормышка ашыру максатыннан, түбәндәгеләр башкарылды: коррупциягә каршы көрәш буенча норматив хокукый актлар эшләнде, районның муниципаль, шул исәптән җирлек хезмәткәрләренең хокукый белемнәрен үстерү буенча чаралар күрелде. Мәктәп укучыларына да коррупциянең нәрсә икәнлеге, аңа каршы көрәш буенча аңлатма бирелде. Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең эшен нәтиҗәле, җирле үзидарә органнарының эшчәнлекләрен һәркем өчен ачык итү буенча эш алып барылды. Вакантлы муниципаль хезмәт вазифаларына кешеләр эшкә конкурс һәм закон таләпләре нигезендә кабул ителәләр. Муниципаль мөлкәтне исәпкә алуны камилләштерү, аны нәтиҗәле куллану буенча эш алып барыла. Аның бер ысулы - "Халык инвентаризациясе". Җир участокларын файдаланучылар белән хокукка дәүләт теркәве үткәрү буенча эш дәвам итә.
- Районда коррупциягә каршы көрәш башында район башлыгы үзе тора. Бу - әлеге тармактагы эш аның тарафыннан контрольдә тотыла, дигән сүз.
- Әйе. Моннан тыш, программада каралган бурычларны хәл итү, коррупцияне кисәтү максатыннан район башлыгы гражданнарны кабул итүне дәвам итә, коррупция фактлары буенча хәбәр итү өчен "Кайнар линия" эшли, районның рәсми сайтында да гражданнарга коррупция фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге тудырылды, һәр җирлектә һәм кешеләр күп була торган урыннарда "Ышаныч тартмалары" урнаштырылды.
Сатып алуларны нәтиҗәле планлаштыру максатыннан, быел районның бөтен заказ бирүчеләре сатып алуларның планнарын һәм графикларын бердәм мәгълүмати системадагы рәсми сайтта шәхси кабинетлар аша формалаштырдылар.
- Коррупциягә каршы көрәш максатыннан тагын нинди чаралар күрелә?
- Коррупциягә каршы экспертиза хокукый актлар һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү методикасы нигезендә уздырыла. Аны үткәрү буенча җаваплы итеп район Советы аппараты белгеч-юристы билгеләнде. Район белән район составындагы һәр җирлек арасында җирлекнең хокукый актларына һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәргәндә бергәләп эшләү турында килешү төзелде.
Җәмәгатьчелек белән элемтәне ныгыту, халык арасында пропаганда алып бару, җирле үзидарә органнарында ачыклыкны тәэмин итү максатыннан җәмәгать оешмалары белән тыгыз элемтә урнаштырылды. Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышларында районның Җәмәгать, ветераннар советлары рәисләре, район мөхтәсибе катнаша.
- Халык муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре һәм чыгымнары контрольдә тотылу яки тотылмау белән дә кызыксына.
- Муниципаль хезмәткәрләрнең, аларның тормыш иптәшләренең, балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре турындагы мәгълүматларны тулы һәм дөрес итү максатыннан, салым инспекциясенә, эчке эшләр, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография бүлекләренә запрослар җибәрелә. Быел шундый 153 тикшерү үткәрелде. Муниципаль учреждениеләрнең җитәкчеләре, хезмәткәрләре белән мондый мәгълүматларны вакытында һәм дөрес итеп җибәрергә кирәклеге турында сөйләшүләр алып барыла. Бу хакта консультацияләр, муниципаль хезмәткәрләр, җирлек башлыклары белән семинар үткәрелде. Муниципаль хезмәт турындагы законнарны үтәү, коррупциягә каршы көрәш йөзеннән, муниципаль хезмәткә дәгъва кылучыларның район эчке эшләр бүлегеннән хөкемгә тартылмаганлыклары, юридик зат яки шәхси эшмәкәр түгел икәнлекләре турында белешмәләр алына.
Агымдагы елның I яртыеллыгында бер муниципаль хезмәткәргә карата муниципаль хезмәт турындагы законнарны бозу-бозмавы буенча тикшерү үткәрелде. Закон бозу ачыкланмады. Муниципаль хезмәткәрләрне коррупциягә җәлеп итәргә тырышу очраклары турында мәгълүматлар теркәлмәде. Шуны да әйтергә кирәк: район сайтында "Коррупциягә каршы көрәш" бүлегендә муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре яки мөлкәти характердагы бурычлары һәм сайт адреслары турындагы мәгълүматлар урнаштырылды.
Әңгәмәдәш - Зөлфия Шәрипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев