Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Закон һәм без

Ике айда районда ун исерек машина йөртүче җаваплылыкка тартылган

Соңгы вакытта алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручыларның саны кимесә дә, аларны гел юк дип әйтеп булмый. Әйтик, Сарман районы җәмәгать судьяларының 1 һәм 2 суд участокларында апрель аенда исерек машина йөртүчеләр белән бәйле – 6, май аенда 4 эш каралган. Кагыйдәне иң күбе кемнәр боза һәм ни өчен? Җәмәгать судьясы Ландыш Фатыйховага шушы сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

– 1989 елгы И. исереклек билгеләре апачык күренеп торган хәлдә юл хәрәкәте инспекторлары тарафыннан тоткарлана. Аннан кискен алкоголь исе килеп тора, басып торышы да аек кешенеке кебек булмый. Ләкин ул алкотестерга өрүдән баш тарта. Нәтиҗәдә аңа беркетмә төзелә. Судта ул үз гаебен таныды, каты җәза бирмәүләрен үтенде. 1988 елгы К. кичтән үк шактый «сала» һәм моның билгеләре икенче көнгә дә саклана. Т. да кичтән калган исереклек билгеләре белән тоткарлана, ләкин ул өреп чыгарган бер литр һавада шактый – 1,160 мг алкоголь барлыгы ачыклана. Гаебен тулысынча таныды. 1988 елгы М. исереклек билгеләре белән хокук сакчылары тарафыннан кичке сигез сәгатьтә тоткарлана. Ул өреп чыгарган бер литр һавада алкоголь күләме 0,847 мг булып чыга. Ул судка килмәде, эшне үзеннән башка гына карауларын сорап, гариза язды. 1988 елгы А. өреп чыгарган бер литр һавада 1,279 мг алкоголь барлыгы ачыклана. 1979 елгы Р. хокук сакчылары кулына көндезге вакытта ук эләгә, һәм алкотестер ул өреп чыгарган бер литр һавада 1,590 мг алкоголь барлыгын күрсәтә. Судка килмәде, эшне үзеннән башка гына карауларын сорап, гариза язды, гаебемне тулысынча таныйм, диде. Н.ның эше дә үзеннән башка гына каралды. Хокук бозучылар арасында ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да очравы – аеруча күңелсез хәл. Мәсәлән, 1979 елгы З. ханым өреп чыгарган бер литр һавада 0,907 мг алкоголь барлыгы ачыклана. Ул да судка килмәде, эшне үзеннән башка гына карауларын сорап, гариза язды, каты җәза бирмәүләрен үтенде. Ә 44 яшьлек Л. исерек килеш питбайк белән идарә иткәндә тоткарлана, шуның өстенә аның транспорт йөртү таныклыгы да булмый. Машина йөртүчеләр шуны да истә тотсыннар иде: питбайк руле артына да таныклыксыз утыру ярамый. Югарыда телгә алынганнар барысы да бер ел да алты айга транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителделәр һәм аларга 45 мең сум күләмендә штраф та салынды, – ди ул.

Ә менә А. белән бәйле эш – аеруча гыйбрәтле. Ул өреп чыгарган бер литр һавада 0,195 мг алкоголь барлыгы ачыклана. Ләкин ул үз гаебен танымый.

– Мин – беренче төркем инвалид, шәһәрдән диализ процедурасыннан кайтып бара идем. Көн бик салкын иде (ред.: гыйнвар ае), тәнемне көзән җыерып, көчле авыртулар башланды, һәм мин, кибеткә туктап, аракы алдым, өйгә кайтып, машинадан төшкәч кенә, беразын эчтем, – ди ул хокук сакчыларына. Үзен транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм итмәүләрен үтенә, машинасыз шәһәргә хастаханәгә йөри алмаячагын әйтә. Ләкин шаһит күрсәтмәләреннән аның алкогольле эчемлек эчкәч тә руль артына утыруы билгеле була. Җәмәгать суды чыгарган карар әле үз көченә кермәгән. Чөнки А., эшне кабат карауларын сорап, район судына мөрәҗәгать иткән. Ләкин шуны истән чыгармаска кирәк: закон таләпләре – барлык машина йөртүчеләр өчен дә бертөрле, авырулар һәм инвалидлар өчен дә нинди дә булса ташлама каралмаган. Шулай булгач, район суды чыгарачак карарның да нинди булачагын фаразларга мөмкиндер.

Рәсем ясалма интеллект ярдәмендә генерацияләнде

Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев