Сарманлылар арасында да алданучылар бар
Үтерү, урлау һәм талаулар – кими, дистанцион җинаятьләр арта бара.
Агымдагы ел башыннан 19 майга кадәр район эчке эшләр бүлегендә мошенниклык буенча 31 эш кузгатылган. Ә узган елның шушы чорында 19 эш каралган. Күргәнегезчә, районда мошенниклык очракларыннан зыян күрүчеләр елдан-ел арта бара. Алар кылган хокук бозулар арасында соңгы вакытта банк карталарын сату белән бәйле җинаять аеруча популяр. Без, алар хакында сөйләвен үтенеп, Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлек начальнигы Ришат Бәхтиевкә мөрәҗәгать иттек.
- Әйе, чыннан да, соңгы елларда үтерү, урлау, талау белән бәйле җинаятьләр нык кына кимеде. Алар хәзер елга берничә очрак кына булырга мөмкин. Ә менә мошенниклык белән бәйле җинаятьләр ил, республика күләмендә дә арта бара. Районыбызда яшәүчеләр арасында да бу төр җинаятьчеләр кармагына кабучылар шактый.
- Соңгы вакытта банк һәм сим-карталарны сату белән бәйле җинаятьләр турында еш ишетелә.
- Мошенниклар кырын эшләрен социаль челтәрләр һәм мессенджерлар аша да тормышка ашыралар. Кешеләргә үзләренә кирәк булмаган банк карталарын яки онлайн-банкка керү мөмкинлеген сатарга тәкъдим итәләр. Банк картасы белән бергә пин-код һәм сим-картаны да сорыйлар. Алар моны хезмәткәрләренә акча күчерергә, криптовалюта белән эшләргә яки ябыла торган, банкротлыкка чыккан предприятиедән акча чыгарырга кирәклеге белән аңлаталар. Күптән түгел күптән түгел үзебездә булган бер очракка тукталасы килә. Район авылларының берсендә яшәүче бер яшь ханым Интернет аша бер егет белән танышкан. Теге егет банк картасы мәгълүматларын, ягъни картаны сатуын сораган, хатын ризалашкан, аның счетына 600 мең сум акча килеп төшкән. Гадәттә, мошенниклар картада акчаны озак тотмыйлар, шунда ук икенче картага күчертәләр. Ә зыян күрүче, ягъни 600 мең сумын югалтучы гариза яза. Тикшерү акчаның безнең районда яшәүче хатын картасы аша үткәнен ачыкласа, аның мошенникларга эшләгәнен исбатлый алса, бу хатынны җаваплылыкка да тартырга мөмкиннәр.
- Ә карта белән тагын нишлиләр?
- Сатып алган карта ярдәмендә законсыз, җинаятьчел юл белән алынган акчаны законлаштыралар, ягъни акчаның законсыз чыганакларын яшерәләр, аны законлы итеп күрсәтәләр. Картаны саткан кеше исеменә кредит алалар. Финанс пирамидаларында катнашалар, аларның законсыз рекламасы өчен түлиләр, схемада катнашучыларга күчерәләр һәм мошенниклыкның башка төрләре белән шөгыльләнәләр.
- Банк картасын саткан кеше акчасын да югалтырга мөмкинме?
- Әйе. Аннан соң, банк, карта сатылганны белсә, бу кешене кара исемлеккә дә кертергә мөмкин. Соңыннан мондый кешегә бер банк та карта эшләмәячәк. Хокук саклау органнары карта сатучыны мәгълүматлар базасына кертсә, бу кешенең эш алыштырган очракта куркынычсызлык тикшерүен дә үтә алмавы ихтимал. Шунысы да бар: картасын саткан кешенең үзеннән дә мошенниклыкта шикләнүләре бар.
- Мошенниклар сатып алган банк һәм сим-карталарны микрокредитлар алу өчен дә кулланалар, дидегез.
- Әйе. Алар иң элек күпләп сим-карталар сатып алалар. Сим-карталар арасында кешеләр кайчандыр кулланып ташлаганнары да булырга мөмкин. Аларның номерларын яки теләсә кайсы номерны махсус программага кертәләр һәм сим-картаның элекке хуҗалары турындагы, аларның паспорт һәм башка мәгълүматлары килеп чыга. Ул мәгълүматларны мошенниклар, кешеләр мөрәҗәгать итә торган оешмаларның сайтларын ватып кереп, алдан ук җыялар. Шул мәгълүматлар нигезендә микрофинанс оешмаларыннан күпләп кредит алалар. Кеше исеменә кредит алган мошенник акчаны беркайчан да үз счетына күчертми. Интернетка «Работа» дип белдерү бирә. Моңа аеруча яшьләр, студентлар, балигъ булмаган үсмерләр кабалар. Аларга: «Оешмада реорганизация бара, акчаны чыгарырга кирәк» яки: «Оешма банкротлыкка чыга», диләр. Акча эшләргә теләгән кеше ышана, аларга карта мәгълүматларын әйтә, ягъни картасын сата, мошенникларның акчаларын күчертергә риза була. Күчкән акчаны ул, үзенә күпмедер процентын алып, икенче кешегә күчерергә тиеш була. Шулай итеп, үзе дә белмичә, җинаятьчеләргә ярдәм итә. Мондый кешеләрне дропперлар дип атыйлар.
- Сез мошенниклар, «Работа» дип, Интернетка белдерү бирәләр, дидегез. Димәк, аннан эш эзләүчеләргә аеруча сак булырга кирәк.
- Районда шундый хәл булды. Өлкән яшьтәге бер апаны: «Кызың авариягә очраган, хастаханәдә ята, кеше бәргән», дип куркыталар. «Эшне җайлау өчен, 120 мең сум акча кирәк. Без сезгә үзебезнең кешене җибәрәбез, шуңа тапшырырсың», диләр. Бу апа янына таксистны җибәрәләр. Аңа, әлбәттә, эшнең чын асылын аңлатмыйлар. Таксист әлеге апа биргән сумканы ала. Мошенник аңа сумканы алып кайтырга куша, синең янга әбинең малае киләчәк, шуңа тапшырырсың, ди. Моның янына 16 яшьлек үсмер егет килә. Ул әлеге эшне Интернет аша белдерү биреп тапкан була. Таксист аңа сумканы бирә, әниең бирде, ди. Үсмер егет бик гаҗәпләнә, «Какая мама? Моя мама дома», – ди. Соңыннан ул эш бирүчегә «Сумканы кая тапшырыйм?» – дип яза. Аңа: «Аның эчендә киемнәр, савыт-саба бар. Аларын чүплеккә ташла. Сөлге эчендәге 120 мең сумның 5 меңен үзеңә алып кал да, калганын шундый-шундый счетка күчер», – диләр. Үсмер мошенниклар белән эш иткәнен аңлап ала, алар кушканны эшләүдән баш тарта. Тегеләр моңа яный башлыйлар, паспортың бездә, диләр. Үсмер әнисенә шалтырата. Эшкә кергән идем, мине алдадылар, ди. Әнисе шунда ук килеп җитә, улын полициягә алып китә, анда хәлне сөйләп бирәләр. Нәтиҗәдә 120 мең сум мошенниклар кулына эләкми кала, хуҗасына кайтарыла. Ә үсмер егет акчаны мошенниклар әйткән счетка күчергән булса, аны акча урлауда гаепләрләр иде.
- Сармандагы апа кызына шалтыратып, сораштырып тормаган булып чыгамы инде?
- Мошенниклар кемгә дә булса шалтыратырга ирек бирмиләр. Корбаннарына психологик басым ясап торалар. Шушы көннәрдә генә бер ир-атны: «Сезнең счет аша Украинага ярдәм акчалары күчерелгән. Хәзер сезгә ФСБ органнарыннан чыгачаклар», дип шалтыратып куркыталар, нәтиҗәдә 600 мең сум акчасын үзләренә күчертәләр. Иң аянычлысы шул: элегрәк өлкән кешеләр генә алдана иде, хәзер алданучылар арасында яшьләр дә күп.
- Ничек уйлыйсыз: кешеләр ни өчен алданалар, ни өчен мошенникларга ышаналар? Бу аларның мондый алдакчылар турында ишеткәннәре булмауданмы, аңлату җитмәгәнлектәнме?
- Минем зыян күргән, алданган кешеләрдән: «Ни өчен ышандыгыз? Кырыкалдарлар турында ишеткәнегез юк идемени?» дип сораганым бар. «Белә идем, ишеткәнем бар иде. Ләкин алар шулкадәр ышандырып сөйлиләр, бик нык куркыталар», – дип җавап бирде берсе. Шунысын әйтәсе килә: чыннан да, мошенниклар – көчле психологлар алар.
- Димәк, аларга каршы торырга ярдәм итүче өстәмә законнар кирәк?
- Озакламый яңа кануннар кабул ителәчәк. Сим-карталарны күпләп сату туктатылачак. Хәзергә әле теләгән кеше аларны меңәрләп сатып алырга хокуклы, ә яңа закон кабул ителгәч, кеше аларны чикләнмәгән күләмдә сатып ала алмаячак. Банк карталарын саткан өчен дә җинаять җаваплылыгы кертеләчәк. Хәзер җәй җитә, күп кенә студентлар, укучы яшьләр эшкә урнашу ягын карыйлар. Интернеттагы «Работа» дигән белдерүләргә карата сак булсыннар, иң элек мошенниклар түгел икәнлегенә ныклап инансыннар иде. Ата-аналарның да балаларына карата игътибарлы булулары сорала. Тагын бер кат шуны ассызыклап әйтәсе килә: ФСБ, полиция, тикшерү комитеты, банк хезмәткәрләре кешеләр белән телефоннан сөйләшмиләр, шалтыратмыйлар, кирәк икән, эш урыннарына чакырталар. Кешеләргә тагын бер кат: «Уяу булыгыз: гади генә саклык кагыйдәләре дә зур суммаларга алдануларны булдырмаска ярдәм итәләр!» дип искәртәсе килә.
Әгәр банк картасын сатарга өлгергәнсез икән, банк белән элемтәгә керегез һәм хәлне аңлатыгыз. Полициягә гариза языгыз. Социаль челтәрләрдә яки мессенджерларда мошенникларның аккаунтлары турында шикаять языгыз.
Шушы көннәрдә генә республиканың массакүләм мәгълүмат чараларында Бердәм дәүләт имтиханнарының ялган сайтлары ярдәмендә кешеләрне алдауның яңа схемасы турында хәбәрләр басылды. Мошенниклар үзләрен мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм тиз арада ялган порталда теркәлергә кушалар. Бу аларга теркәлүчеләрнең мәгълүматларын урлау өчен кирәк. Алар «имтихан комиссиясе» исеменнән шалтыратуларын әйтәләр, «махсус сайт»та теркәлү үтүне сорыйлар, Дәүләт хезмәтләре порталында авторизация үтү өчен SMS-код таләп итәләр. Болар – мошенниклар! Исегездә тотыгыз: чын дәүләт хезмәткәрләре SMS-кодны сорамыйлар, БДИга теркәлү бары тик мәктәп аша гына үткәрелә, сезгә үзен «тикшерүче» дип таныштыручы шалтырата икән, трубканы ташлагыз һәм мәктәпкә шалтыратыгыз!
SMS-кодларны чит кешегә әйтмәгез – бу сезнең банк кушымтасына юлны ачарга мөмкин.
Фото:https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев