Илсур һәм Альбина Солтановлар машина отарга өметләнәләр
выборы

Илсур һәм Альбина Солтановлар машина отарга өметләнәләр

-

Сарманда яшәүче Илсур һәм Альбина Солтановлар сайлауларга унике яшьлек уллары Әмир, җиде һәм бер яшьлек кызлары Эльза һәм Динә белән килгәннәр.

— Сайлауларга гаилә белән килдек, чөнки ул — безнең өчен бик мөһим. Илебездә балалы һәм күп балалы гаиләләргә кагылышлы сәясәт, милли проектлар һәм дәүләт программаларыннан без дә файдаланабыз. Әйтик, икенче балага ана капиталы алдык, — диләр Солтановлар.

Илсур белән Альбина машина отарга да өметләнәләр.

— Сайлау процедурасын үткәннән соң, безгә браслет бирделәр, аннан соң без сайлау участогы янында фотога төшеп, аны махсус хештег белән социаль челтәрләргә урнаштырдык, — ди Альбина ханым.


Нет комментариев