Районның социаль-икътисади үсеш фаразлары билгеләнде
Җәмгыять

Районның социаль-икътисади үсеш фаразлары билгеләнде

Бүген – 11 ноябрь көнне бишенче чакырылыш муниципаль район Советының унынчы утырышы үткәрелде.

Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Аның эшендә муниципаль органнар, оешма, предприятиеләр җитәкчеләре, хокук саклау органнары вәкилләре һәм башкалар катнаштылар.

Көн тәртибенең беренче пункты буенча сүз район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрдановага бирелде. Ул 2027 елга һәм 2028-2029 елгы план чорына районның социаль-икътисади үсеш фаразлары белән таныштырды.

2027 елга һәм 2028-2029 елгы план чорына Сарман муниципаль районының бюджет проекты турында финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Зыятдинова сөйләде. Көн тәртибенең шушы ук пункты буенча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссиясе рәисе Илгизәр Габделгазизовның чыгышы да тыңланды.

Утырышта «Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең Уставына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә дә каралды. Алар белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева таныштырды.


Нет комментариев