САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
выборы

95 яшен тутыручы мәгариф ветераны Мәхмүт Газдалов тынычлык өчен тавыш бирде

Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге бинасында урнашкан 2531 санлы сайлау участогына районның күренекле педагогы, мәгариф ветераны Мәхмүт Газдалов килде.

95 яшен тутыручы укытучының аек акылына, зиһененә шаккатмалы. Берничә буынга белем һәм тәрбия биргән Мәхмүт ага бүгенге көндә дә актив гражданлык позициясе белән яши.

— Сайлаулар турында матбугат чараларында аңлатып тордылар. Сайлау пункты миңа таныш, гадәттәгечә, мәгариф бүлеге бинасына киләм. Һәркем үз бурычын вакытында үтәргә тырыша. Иң беренче чиратта, тынычлык өчен тавыш бирдем. Киләчәктә дә илнең үсеше алга таба барсын, әлегә дәүләт җитәкчеләре белеп җитәкчелек итәләр, дип саныйм. Тырышып эшлиләр, дөрес юл белән баралар, — диде ветеран.

2024 елның 12 октябрендә, Аллаһ теләсә, Мәхмүт Газдал улына 95 яшь тулачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев