Сарман урта мәктәбендә урнашкан 2530 нчы сайлау участогында 11.00 сәгатькә 11 кеше гриппка һәм пневмониягә каршы прививка ясатты.
Прививка ясатырга теләүчеләрне башта табиб Айрат Латыйпов кабул итә, үз-үзләрен ничек хис итүләрен сораша, температура һәм кан басымнарын үлчи. Шәфкать туташы Рита Хуҗина шуннан соң гына прививка ясый.
- Үзем алданрак ясаткан идем, хәзер кызыма да прививка ясатырга булдык, - ди Галия ханым.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар – Зөлфия Шәриповадан һәм 2530 нчы сайлау участогы архивыннан
Нет комментариев