САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

Хәбәрләр: 26 июль

Хәбәрләр 26 июль Ялган 5 мең сумлык Татарстанда кулланышта 5 мең сумлык ялган акчалар йөри башлаган. Полиция хезмәткәрләре АТ 7018481 һәм АТ 0330624 серияле банкнотларга тап булган. Чын акчалардан аларны рәсемнәренең тоныграк булуы, Хабаровск гербындагы буяуның яшел тырнак буявы белән алмаштырылуы, рәсемнәрнең рельефлы булмавы һәм кайбер башка билгеләр аера. Өйдән...

Хәбәрләр 26 июль

Ялган 5 мең сумлык

Татарстанда кулланышта 5 мең сумлык ялган акчалар йөри башлаган. Полиция хезмәткәрләре АТ 7018481 һәм АТ 0330624 серияле банкнотларга тап булган. Чын акчалардан аларны рәсемнәренең тоныграк булуы, Хабаровск гербындагы буяуның яшел тырнак буявы белән алмаштырылуы, рәсемнәрнең рельефлы булмавы һәм кайбер башка билгеләр аера.


Өйдән чыкмыйча гына

Июнь аенда 3 меңнән артык татарстанлы коммуналь хезмәтләр өчен дәүләт хезмәтләре порталы һәм инфоматлар аша түләгән. Гомуми сумма 7 миллион сум белән исәпләнә, дип хәбәр итәләр Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында. Портал аша фатир, Интернет, телевидение, электр, газ өчен түләргә мөмкин

Реклама

Ярдәм кулы сузалар

Августта Түбән Кама районында "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" хәйрия чарасы узачак. Быел Татарстанда 37 меңнән артык бала беренче сыйныфка бара. Беренчел мәгълүматларга караганда, аларның 6 меңе ярдәмгә мохтаҗ. Акция кысаларында күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, ата-аналары яки үзләре инвалид балаларга да ярдәм күрсәтеләчәк.

Кайсы әйбәтрәк?

Россия халкы телевиде­ниегә ышанмый. Яңалыклар белән алар Интернет аша таныша: күпкә тизрәк һәм объективрак. РБК daily агентлыгы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли.

Телевизор гомер-гомергә яңалык, мәгълүмат чыганагы булып тора. Белгечләр әйтү­енчә, аның абруе басма матбугатка караганда һәрвакыт 10-20 процентка югарырак булган. Әйтик, былтыр теле­виде­ниегә халыкның 40 проценты ышанган, газета-журналларда исә бу күрсәткеч 34 процент булган. Хәзер исә вәзгыять үзгәрә башлады. 2011 ел нә­тиҗәләре буенча, халыкның нибары 35 проценты гына "зәңгәр экраннар" аша тәкъ­дим ителгән мәгъ­лүматны объектив дип саный икән. Газета-журналларның хә­бәрләрне җит­керү рәвеше шулай ук ха­лыкның 35 процентын җәлеп иткән. Иң югары саннарны исә Интернет җыйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X