Районда атна шәхесләре – Гөлназ Хөснимәрдәнова һәм Ләйсирә Әхмәдишина
Гөлназ Хөснимәрдәнова Гөлназ Мөнәвир кызы Хөснимәрдәнова 1960 елда Сарман авылында туган. 1981 елда Казан финанс-икътисад институтын бухгалтер учеты белгечлеге буенча тәмамлагач, хезмәт юлын «Татнефтегаз» идарәсендә өлкән бухгалтер булып эшләп башлаган. Төрле елларда колхозда баш икътисадчы, районның хезмәт һәм мәшгульлек бюросында әйдәүче белгеч, контроль-хисап палатасында баш контролер-ревизор булып эшләгән. 2000 елдан...
Гөлназ Хөснимәрдәнова
Гөлназ Мөнәвир кызы Хөснимәрдәнова 1960 елда Сарман авылында туган. 1981 елда Казан финанс-икътисад институтын бухгалтер учеты белгечлеге буенча тәмамлагач, хезмәт юлын «Татнефтегаз» идарәсендә өлкән бухгалтер булып эшләп башлаган. Төрле елларда колхозда баш икътисадчы, районның хезмәт һәм мәшгульлек бюросында әйдәүче белгеч, контроль-хисап палатасында баш контролер-ревизор булып эшләгән. 2000 елдан 2006 елга кадәр ул ТР Финанслар министрлыгы Казначылык департаментының Сарман районындагы территориаль бүлекчәсен җитәкли. 2006 елдан районның контроль-хисап палатасы рәисе булып эшли.
Гөлназ Мөнәвировна 2014 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы финанс контролеры» конкурсының җиңүчесе булды.
Гаиләле, тормыш иптәше Мизхәт Мирсәит улы белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр.
Ләйсирә Әхмәдишина
Әхмәдишина Ләйсирә Әсгать кызы 1960 елда Азалак авылында туган. Урта мәктәптән соң Казан финанс-икътисад институтында икътисадчы белгечлеге буенча укыган. 1981 елда хезмәт юлын Муса Җәлил исемендәге колхозда икътисадчы булып башлап, баш икътисадчы дәрәҗәсенә күтәрелгән. Ә 2005 елдан ул - «Җәлил» агрофирмасының баш икътисадчысы.
Ләйсирә Әсгатовна үзенең югары һөнәри осталыгы, тәвәккәллеге, вазифасына җитди каравы белән аерылып тора. Авыл хуҗалыгы тармагының икътисади үсешенә кагылышлы мәсьәләләрдә ул үз фикерен кыю яклый, аның бай эш тәҗрибәсе алга куйган бурычларны уңышлы хәл итәргә булыша. Нәтиҗәле тырыш хезмәте югары оешмаларның Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән билгеләнде. Юбилее уңаеннан ул муниципаль район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев