Участок сайлау комиссияләре үз эшләрен башладылар
Россия Федерациясе Федераль Җыенының 2023 елның 7 декабрендә дөнья күргән карары белән Россия Президентын сайлаулар 2024 елның 17 мартына билгеләнгән иде.
Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә, Россия тарихында беренче тапкыр Президент сайлаулары өч көн рәттән — 15, 16 һәм 17 март көннәрендә узачак.
Бүген, 15 март көнне, районның барлык 43 сайлау участогында да иртәнге 8.00 сәгатьтә РФ, РТ гимннары астында сайлау комиссияләре үз эшләрен башладылар. Район халкы да активлык күрсәтә: гражданлык бурычын үтәп, киләчәк өчен тавыш бирә.
Гаиләләр белән килеп сайлаучылар да күп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев