Сарманда референдум ахырына якынлаша.
Ләкин ул күңелле сюрпризлары белән сөендерүен дәвам итә. Сарман гимназиясендә урнашкан сайлау участогына үзара салым өчен тавыш бирергә Кыш бабайның улы килде. - Мин Сарманның матур булуын телим, - диде ул. Күптән көтелгән ап-ак кар белән килеп кергән кечкенә Кыш бабай барлык сайлаучыларның кәефен күтәрде.
Зөлфия Шәрипова язмасы.
Айсылу Шәрипова фотосы.
Нет комментариев