Сарманның 2532 нче сайлау участогы сайлаучылары активлыклары белән аерылып тордылар
Сайлаулар

Сарманның 2532 нче сайлау участогы сайлаучылары активлыклары белән аерылып тордылар

Сарман авылының 2532 нче сайлау участогы сайлаучылары быелгы сайлауларда аеруча актив булдылар. - 15.00 сәгатькә әлеге участокта теркәлгән сайлаучыларның 90 проценты, ягъни 967 сайлаучының 871 е Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатларның халык өчен иң кулай дип санаганнары өчен тавыш бирделәр. Сайлаулар бик тыныч һәм бердәм бара, - диде сайлау участогы рәисе...

Сарман авылының 2532 нче сайлау участогы сайлаучылары быелгы сайлауларда аеруча актив булдылар.

- 15.00 сәгатькә әлеге участокта теркәлгән сайлаучыларның 90 проценты, ягъни 967 сайлаучының 871 е Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатларның халык өчен иң кулай дип санаганнары өчен тавыш бирделәр. Сайлаулар бик тыныч һәм бердәм бара, - диде сайлау участогы рәисе Алсу Нәфыйкова.

Ә өйдә бу участокта барлыгы 15 кеше сайлады. Сайлаучыларның иң өлкәне - 96 яшьлек Гыйльмехәмәт ага Хәмитов. Ул ел саен сайлау участогы әгъзаларын көтеп ала һәм сайлауларда бик теләп катнаша.


Нет комментариев