Сайлауларга гаиләләр белән киләләр
Сайлаулар

Сайлауларга гаиләләр белән киләләр

Татарстан Республикасы Рәисен сайлауга гаиләләр белән килүчеләр дә шактый.

Ә кайберләрендә бу күренеш матур традициягә әйләнгән. Сарман авылында яшәүче табиблар Шәрифҗан һәм Әнүзә Мәүләвиевлар, әйтик, – шундыйлардан. 

– Шәрифҗан абыең иртәнге җидедән үк ашыктыра башлады. Сайлаулардан һич тә калганыбыз юк, гаиләбез белән катнашабыз, – диде Әнүзә Мөбарәк кызы. 

Әлеге чарага парлап кына түгел, балалары, оныклары белән килүчеләр дә шактый. Түбәндәге фоторепортажда – гаилә белән сайлаучыларның әле бер өлеше генә.


Нет комментариев