Сайлауларда гаиләләр белән катнашучылар да шактый.
Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов һәм аның тормыш иптәше – авыл мәдәният йорты директоры Римма ханым кандидатлар өчен җирлектә беренчеләрдән булып тавыш бирделәр. Сарманда яшәүче Нияз һәм Наилә Маликовлар бу мөһим чарага уллары Илнар һәм Илназ белән килгәннәр.
– Сайлаулардан бары тик яхшылык кына көтәбез, – диләр алар.
Нет комментариев