САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Сайлауларда гаилә белән бергә катнашыйк, хөрмәтле райондашлар!

Районда 25 734 сайлаучы яши. 170 кеше сайлауларда беренче тапкыр катнашачак.

Тавыш бирү бердәм һәм бермандатлы сайлау округлары буенча үтә. Сарман муниципаль районы 38 нче санлы Зәй бермандатлы сайлау округы составына керә. Тавыш бирү көнендә сайлаучылар ике бюллетень алачак. Аларның берсендә партия исемлеге язылып, шуннан берсе өчен тавыш бирергә кирәк булачак. Ә икенче бюллетень буенча бер депутат сайлау мөһим. 
ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау белән бергә Рангазар авыл җирлегендә – ике, Петровский Завод һәм Иске Минзәләбаш авыл җирлекләрендә берәр округта өстәмә – җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау узачак. 
Участокларда тавыш бирү иртәнге 7.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк! 
Сайлаучы сәламәтлеге, инвалидлык төркеме булу сәбәпле яки башка нигезле сәбәп белән үз сайлау участогына килә алмаган очракта өйдә тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен участок сайлау комиссиясенә алдан мөрәҗәгать итеп, өйдә тавыш бирү нияте хакында хәбәр итәргә кирәк. 
Участок сайлау комиссияләренең эш вакыты, адреслары һәм телефоннары турында һәм башка мәгълүматны 2-42-67, 2-52-17 телефоннарына шалтыратып белергә мөмкин. 
Сайлау участокларына гаилә белән бергә килергә чакырабыз, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев