Кормаш авылында яшәүче Гомәр Миңнегалиев, 90 яшьтән өлкәнрәк булуына карамастан, сайлау участогына үзе килде.
Юлдашы итеп, үзе белән легендар гармунын да алып килгән. Аннан беркайчан да аерылмый ул.
- Гомәр абый килмәсә, сайлау сайлау буламыни ул?! Бу юлы да участок сайлау комиссия кызларын җырлатты, биетте. Сайлауга килүче авылдашлары да кушылдылар аңа, - диде Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина.
Ә Гомәр абыйның яратып уйный торган көйләренең берсе – татар халык җыры “Мәдинә-гөлкәем”. Тормыш иптәшенең исеме дә Мәдинә булгангамы, җыр аның күңеленә аеруча якын.
Нет комментариев