Рөстәм Моратовны сайлауга барырга йокысыннан уятканнар
Сайлаулар

Рөстәм Моратовны сайлауга барырга йокысыннан уятканнар

.


Сарман авылында яшәүче Рөстәм Моратов яшәгән территория сайлаучылары “Шәфкать” үзәгендә урнашкан 2529 санлы сайлау участогына карыйлар. 
Сменадан кайтып, бераз ял итеп алырга исәпләгән Рөстәм Рәшит улының төшенә ил башлыклары керә. 
- Рөстәм, нишләп йоклап ятасың? Сайлауларга соңга калма, - диләр алар. 
Шул вакыт сискәнеп уянып киткән райондашыбыз, сикереп торып, тиз генә киенә дә участокка юл тота. 
- Өлгердем. – ди ул, җиңел сулап, бюллетеньнәрен урнага салгач.

Альбина Сабирова

#ВыборыГосдума2021


Нет комментариев