САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Район үзәгендә референдум актив рәвештә башланып китте

Бүген иртәнге 7.00 сәгатьтә район үзәгендәге һәм Яңа Әхмәт авылындагы сайлау участоклары сайлаучыларга үз ишекләрен ачты.

Территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, исемлеккә барлыгы 5621 сайлаучы теркәлгән. Алар сайлау участокларына иртәдән үк килә башладылар.
- Референдумга барлык әзерлек чараларын күрдек. Халык актив катнашыр дип уйлыйбыз, - диде Сарман гимназиясенә урнашкан 2532 нче сайлау участогы рәисе Илдар Гәрәев.
Чыннан да, сайлаучылар бер-бер артлы килә торалар. Ямашев урамында яшәүче Рәмискә әле 23 кенә яшь, өйләнмәгән. Шулай булса да, үзара салым өчен үз тавышын бирергә сигез тулганчы ук килде.
- Үзара салым акчасының ни өчен җыелганын беләм. Быел берничә урында балалар мәйданчыгы урнаштырдылар, яңа төзелә торган мәчет янына тротуар ясадылар, яр буйларын матурладылар. 2020 елда да Сарманны матурлау эшләре дәвам итсен иде. Һәр урамда һичьюгы бер яклы тротуарлар ясалсын, һәр күпкатлы йорт янында балалар мәйданчыгы булсын дип телим, - диде ул.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев