Территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12.00 сәгатькә район халкының 52,7 проценты, ягъни 13277 сайлаучы, участокларга килеп, үз тавышын биргән.
Район үзәгендә урнашкан участокларда 3455 кеше сайлаган. Җәлил поселогындагы участокларга 5069 сайлаучы килгән. “Халык бик актив, аларның киләчәккә битарафлык күрсәтмәүләре сөендерә”, - диләр участокларда комиссия әгъзалары.
Нет комментариев